Логотип
ДАСУ «21 нче шәhәр
сырхауханәсе» (Студентлар өчен)

Казан ш., Оренбурский трак ур., 95 йорт,

Регистратура

8 (843) 237-99-56

Эш вакыты: 08:00 - 20:00

     Түләүле хезмәтләр

8 (843) 237-55-14

Диагностик тикшеренүләргә әзерлек кагыйдәләре

Хөрмәтле дәваланучылар!

Сез табибтан кан, сидек анализына hәм башка биоматериал өчен юллама аласыз ,лабараторияга яки  процедура кабинетына юнәләсез .

Исегездә тотыгыз!

Сезгә төгәл результат алыр өчен  ,катгый рәвештә, лабаратор тикшеренүләр кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Стандартлаштырылган технология буенча алынган анализ нәтиҗәләре күпмедер дәрәҗәдә анализга әзерлек сыйфатына бәйле.

Тикшеренү нәтиҗәләренә йогынты ясаучы төп факторлар.

Дарулар. (дару препаратларының лаборатор тестларга йогынтысы төрле hәм алдан нинди булуын билгеләп булмый .)

Ашау. (ризыкның йогынтысы турыдан туры булырга мөмкин ул анын эшкәртелү дәрәҗәсенә бәйле,шулай ук гормоннарның ризыкка җавап бирү дәрәҗәсе  пробаның сыйфатына  ,кисәкчәләрнең югары майлы төзелешенә бәйле.)

Физик hәм эмоциональ перегрузка (горманаль hәм биохимик үзгәрешләр барлыкка китерә)

Исерткеч эчемлекләр (метаболезм процесына кискен hәм хроник йогынтылар ясый.)

Тәмәке тарту. (кайбер биологик актив матдәләрнең секрецияләрен үзгәртә)

Физиопроцедуралар, инструменталь тикшеренүләр (кайбер лаборатор күрсәткечләрнең үзгәрүенә китерергә мөмкин.)

Хатын-кызның күрем цикл фазасы (кайбер горманоль тикшеренүләр өчен әрhәмиятле. Табибтан ФСГ, ЛГ, пролактин, прогестерон, эстрадиола, 17-ОН-прогестерона, андростендиона дәрәҗәсен билгеләү өчен пробалар алыр алдыннан  оптималь булганнар көннәрне сорарга кирәк.)

Кан алганда тәүлекнең вакыты ( кешенең тәүлек эчендә актив ритинары була шулай ук гормональ һәм биохимик күрсәткечләре  дә үзгәреп тора, бу күрсәткечләргә  югары яки түбән дәрәҗәдә йогынты ясый. Референсный значение –“ нормы” ул канның иртә белән стандарт шартларда алынган кан анлизының күрсәткече .

  • Гомуми  кан анализы

Гомуми  кан анализын бирер алдыннан кеше 3 сәгәть алдан ашамаска тиеш.

Канны күпчелек тикшеренүләр өчен ач карынга алалар, димәк кеше ашаганнан кан алганчыга кадәр 8 сәгать үтәргә тиешь ( 12 сәгәттән дә ким булмаска тиеш). Сок, чәй, кофе да эчәргә ярамый. Коры су эчергә ярый.

Тикшеренү алдыннан 1-2 көн алдан майлы һәм исерткеч эчемлекләр куланнмаска кирәк. Кан алганчы 1 сәгать тәмәке тартмый торырга кирәк.

Кан бирер алдыннан физик нагрузкалар ясамаска. Канны нур методы белән(рентгенологик, ультразвуковой тикшеренүләреннән соң), массаждан , рефлексотерапия яки физиотерапевтик процедуралардан соң ук  бирергә ярамый.

  • Канны  биохимик тикшерү

Холостерины, липопротеидларны билгеләр өчен канны 12-14 сәгать ач торгач кына алалар.

Мочевой кислотаны билгеләр өчен алдан диета тотарга кирәк: пуриналарга бай азыкны кулланмаска- бавыр, бөер, ит, балыкны, ашауны кофены, чәйне киметергә кирәк.

Липидограммыны (холестерин һәм аның фракциясе) тикшергәндә соңгы ашаудан соң   (җиңел кичке аш ) кан алынганчыга кадәр 14 сәгать үтәргә тиеш. Су эчәргә һәм дарулар кабул итәргә ярый.

Толерантность гликозога тест тикшерү тесты  алдаыннан 3 көн катнаш диета тотарга кирәк ,көнгә 250 гр углеводлы ( гадәти рацион)

Глюкозотолерантлы тест иртә белән ач карынга 12 сәгать ач торгач алына ләкин 16 сәгатьтән күп булмаска тиеш.

  • Гемостаз системасын тикшерү (коагулограмма)

Коагулограмманы тикшергәндә 2-3 көн алдан кан нәтиҗәләренә йогынты ясаучы  дарулар куланмаска ,антиагрегант препаратларын 7-10 көн алдан куланнмаска, әгәрдә бу авручының  сәламәтлегенә йогынты ясамаса .Бирелгән  бланкта нинди дарулар кулланылуы турында язырга кирәк (бигрәктә варфарин, гепарин, фраксирин, клексан, плавик, аспирин кулланылган булсалар) бу даруларның лабаратор тикшеренүләргә йогынтысын билггеләр өчен кирәк. Бу бигрәктә канны свертованиясен билгеләгәндә бик мөhим.Терапевтик даруларның мониторингын үткәргәндә   ахырда  нинди дозада дару кабул ителгәнен күрсәтергә кирәк.

  • Кан гармоннарын тикшерү

Горманаль фоның тотнаксызлыгы  төрле факторларга бәйле ,әгәрдә гармоннарга бирелгән анализларның нәтиҗесе шикләндерә икән, анализны яңадан кабатларга кирәк.

Гормональ  терапиянең организмга  йогынтысын белә торып тикшеренүләр белән  пренепбрегать итмәскә кирәк кабат тикшеренүлер белән.

Канны гормональ тикшеренүгә ач килеш бирергә кирәк ( бигрәк тә иртәнге вакытта, әгәрдә мөмкинлек булмаса көндез яки кич белән 4-5 сәгать ач торганнан соң бирергә була).

Простатспецифик антигеның   (сокращенно ПСА или PSA) дәрәҗәсен билгеләү өчен алдагы көнне һәм тикшерү үтәсә көнне катгый тыелып торырга кирәк.Канны берничә көн ТРУЗИ яки пальпаци  предстательный железы (простаты) соң бирергә ярамый.

Репродуктив яштәге хатын-кызның гормональ тикшеренүлеренә күрем циклы белән бәйле физиологик факторлар тәэсир итә.  Шуңа күрә җенси горманнарга тикшергәндә цикл фазасын  күрсәтергә кирәк

Инсулин һәм С- пептидка кан иртә белән ач карынга бирелә. Калкансыман  бизнең гормоннарына ,инсулин, с- пептид ларга кан бирү цикл көненә бәйле түгел.

  • Гомум клиник сидек анализы

Гомум анализ өчен беренче иртәнге сидек кенә кулланыла. Беренче берничә миллилитр сидекне түгәләр ,сидек юлындагы десквамир клеткаларны алып атыр өчен. Сидекне лабораториягә җыйганнан соң 2 сәгать эчендә  илтеп тапшырырга кирәк.

  • Сидекне  нечипоренко  буенча тикшерергә җыю.

Иртә белән йокыдан торуга ( ач карынга) иртәнге сидекнең уртасын җыялар. Сидекне оч стакан ысулы белән җыялар.

1 стакан сия башлый, 2 стакан дәвам итә, 3 стакан бетерә. Икенче стакандагы сидек күберән булырга тиеш, сидек чиста, коры, үтә күренмәле, зур авызлы савытка җыелырга тиеш. Җыелган уртанчы сидекне (20-25 мл) лабраториягә илтәләр.

  • Сидекне зимницко буенча тикшерүгә җыю.

Дәваланучы гадәти туклану белән туклана. Тик булса тәүлек буена эчкән суның күләменә игътибар итәргә тиеш. Иртәнге алтыда сигәннән соң hәр 3 сәгать саен тәүлек буе сидекне чиста савытка җыялар.Сидек җыйган савытка аның вакыты яки порция номеры язылырга тиеш,барлыгы 8 порция.1 порция 6-00 дан 9-00 кадәр,2 порция 9-00дан 12-00 кадәр,3 порция12-00 дән 15-00 кадәр,4 порция 15-00 дән 18-00 кадәр,5 порция18-00 дән 21-00 кадәр,6 порция 21-00 дән 24-00 кадәр,7 порция 24-00 дән 3-00 кадәр ,8 порция 3-00 дән 6-00 кадәр. Барлык җыелган 8 порция сидек контейнерларда лабораториягә илтелә.

  • Сидекне микробиологик тикшерүгә җыю (Посев мочи)

Сидекне стирель контейнырга җыялар.Сидекне җенси әгъзаларны чиста итеп юганна соң гына җыялар.Беренче 15 мл сидек анализ очен кулланылмый.Калган 3-10 мл капкачлы контейнерга җыела.Сидекне лабараторияләргә 8- гә алып барып җиткерергә кирәк.

  • Энтеробиозга тикшенерү (тениид һәм острицаларны билгеләү очен)

Әлеге анализга биоматериал перианаль складкалардан (аналь юлынын як- ягыннан) дәваланучы  үзе ала. Әлеге процедура йокыдан торуга, юынганчы, сигәнче алына. Мамыклы таякчык белән түгәрәк хәрәкәтләр ясап  перианаль складкалардан  (монда үзләренең кукәйләрен салалар югарыда әйтелгән гельмидлар).Соңыннан мамыклы таякчыкны контейнырга салалар.( Таякчыкның кулланылмаган башындагы мамыгын алып атырга кирәк)  шулай итеп материал лабораториягә илтәр өчен әзер. .

  • Инфикцияне билгеләү өчен тикшергәндә.

Шуны истә тотарга кирәк инфекцияләнү  чоры белән  иммун системаның хәлен исәпләп  нәтиҗә тискәре булырга момкин. Шулайда тискәре нәтиҗә инфекция юклыгын тулысынча кире какмый .Шикләнгән очракларда анализны кабаттан бирергә ктрәк.

Үзегезгә тиешенчә иътибарла hәм кайгыртучан булыгыз!